Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чутайның зур бәйрәме

Соңгы елларда Чутай авылында авылдашлары, Россия Олимпия комитетының генераль секретаре Марат Мансур улы Бариев призына яшьләр арасында хоккей ярышлары уздыру матур традициягә әверелде. Ел буе көтә бу көнне Чутай халкы.

Көтәрлек тә шул! Бу көн чутайлыларның гына түгел, бөтен район халкы бәйрәменә әверелә. Быел да шулай булды. Гүзәл затларыбызның бәйрәме артыннан ук кунакларны җыр-моң, халкыбызның милли ризыклары өчпочмак, коймак, кайнар чәйләре белән каршы алды Чутай авылы. Ярышка килүче 1996-1997нче елгы балалары да бит әле, районыбызның иң-иңнәре. Ярышларның баш иганәчесе - Марат Мансурович 2014нче елда узачак Олимпиада мәшәкатьләре белән Сочидан кайта алмаса да, кәефләрен төшермәделәр авылдашлары. Быелгы ярышларны тантаналы төстә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, «Кызыл юл» кооперативы рәисе Фердинанд Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, район спорт бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин ачып җибәрделәр. Һәркайсы яшьләргә үзләренең матур теләкләрен җиткергәннән соң, ачык бозда ярышлар башланып та китте. Кичке алтыларга гына билгеле булды җиңүчеләребез. Мәйдан хуҗаларына тиңнәр булмады. «Аларны чемпион итүдә уеннарның иң яхшы һөҗүмчесе исеменә лаек булган, бүгенге көндә Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәренең яшүсмерләр командасында уйнаучы Ленар Мөхәммәтҗановның өлеше бик зур булды», диде миңа ярышларны ахырына кадәр карап бетергән Вакыйф Мансурович. «Безнең команданың икенче урынга калуына да ул гына сәбәпче булды, ардырды ул безнең уенчыларыбызны», дип кушылды безгә икенче әңгәмәдәшебез, Бөрбаштан танылган көрәшчебез, РСФСРның спорт остасы Рифкать Хөсәенов. Ярышларның үз югарылыгында узуы аның аерым мизгелләрен анализлауга да сәбәпче булды әнә шулай. Икенче урынга - Бөрбаш, өченчегә Түнтәр мәктәбе командалары лаек булды. Норма, Чепья уенчылары дүртенче, бишенче урыннарны бүлештеләр. Ярышларны йомгаклап, «Кызыл юл» кооперативы рәисе Ф.Хәйруллин җиңүчеләргә истәлек Кубоклары, медальләр тапшырды. Пластик бортлар кайтарылганчы, аның урынында агач такталардан балаларны мәйданчыклы иткән шәхси эшмәкәр Раиф Гарифуллинның да хезмәтен югары бәяләп, аңа да истәлек бүләкләре тапшырды кооператив җитәкчесе. Киләсе очрашуларга кадәр, дип таралыштылар кунаклар.
Рәсемдә: «Кызыл юл» кооперативы рәисе Фердинанд Хәйруллинның уеннарның иң яхшы һөҗүмчесе Ленар Мөхәммәтҗановны тәбрикләгән чагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250