Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Уйныйбыз да, уйныйбыз...

Районыбызның кайсы авылын гына алма, һәркайсы үзенчә кайный. Спорт дөньясында, бигрәк тә хоккей төрендә диюем.

Чепья авылында заманында «МДСУ-1» оешмасының Чепья бүлекчәсендә хезмәт куеп, каты авырудан соң вакытсыз арабыздан киткән танылган хоккейчыбыз Рафаэль Садыйковны дуслары хоккей ярышлары оештырып искә алдылар. Районыбызның 10 зурлар командасы зона ярышларында көч сынашып, Чепьяга финал ярышларына җыйналдылар. Турнирның җиңүчеләре булып «Игенче» җәмгыяте, «МДСУ-1» оешмасы, «Смәел» җәмгыяте уенчылары танылды. Җиңүчеләргә мәрхүмнең улы Айрат Садыйков үзенең һәм идарәнең акчалата бүләкләрен тапшырды.
Бөрбаш авылында бер-бер артлы ике ярыш булып узды. Аның беренчесен республикабызның танылган дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев призына оештырсалар, икенчесен авылдашлары шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин оештырды. Бу көннәр бөрбашлылар өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. Көне буена авылда җыр-моң яңгырап торды, табаларда коймак пеште, самавырларда чәй кайнап торды. Беренчесендә «Бөрбаш» җәмгыяте, «Балтачагрохимсервис», Бөрбаш мәктәбе командаларына тиңнәр булмаса, икенчесендә исә Бөрбаш авылының студентлар, мәктәп укучылары, ветераннар командалары җиңүче булдылар. Шунысы мактауга лаек, Илдар әфәнде авылдашларына 25 данә хоккей киеме тектерергә сүз бирде.
- Алар күрсәткән ярдәм безгә шугалакны чистартып тору өчен инвентарь алырга да җитә, - диде миңа, хоккейчыларның аерылмас җанатары Рифкать Хөсәенов.
Яңгул авылында да тик ятмыйлар. Авылда игълан ителгән спартакиада кысаларында «Яңа тормыш» җәмгыяте, Яңгул авыл җирлеге, авылдашлары Илһам Әшрәфҗановның матди ярдәме белән бу көн алар өчен дә зур бәйрәм булды. Кискен ярышлардан соң Таулы урамы командасы җиңүче булып танылды. Тау асты һәм югары оч уенчылары калган призлы урыннарны бүлештеләр.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250