22 июнь 2015 яңалыклары
-
Илдус Нигъмәтҗанов: “ Бәхет эше шушы буладыр инде”
15нче июньгә кадәр "Хезмәт" газетасына язылган райондашлар арасында алты капчык шикәр комы уйнатубыз һәм кемнәргә бәхет елмаюы турында сайтыбызда хәбәр иткән идек инде.
-
Балтачта өченче мәчеткә манара һәм ай күтәрделәр
Балтачта Үзәк больница янында төзелә торган мәчеткә 22нче июнь көнне манара һәм ай күтәрделәр.
-
Яллардагы давыл зур зыян салды
Якшәмбе көнендә булган көчле давыл райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, шәхси хуҗалыкларны читләтеп үтмәде.
-
Күптән көткән асфальт... тик сикертмәсез
Узган атна ахырында урамыбызга (Төзүчеләр урамы) асфальт түшәделәр. Әлбәттә, моңа һәркайсыбыз куанып, шундый эссегә түзеп эшләгән эшчеләргә рәхмәт әйтеп, аларның эшен күзәттек.
-
Саба районында 36 яшьлек ир-атны яшен сугып үтергән
Кичә Саба районы Татар Икшермәсе авылында яшен сугып бер ир-ат үлгән, дип хәбәр итә Intertat.ru.
-
Ирләрнең эшләре дә ирләрчә шул
Рәхимҗан Әхтәмов белән Фәнис Вәлиуллин «Яңа тормыш» хуҗалыгының терлекчелек фермасында гына түгел, үзләре яшәгән Яңгул авылында да билгеле һәм хөрмәтле кешеләр.
-
Җитештерми акча булмый
Быел биш айда районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре 25294 тонна, узган елның шул чорындагыдан 298 тоннага күбрәк сөт җитештерделәр. Бу артыклык «Яңа тормыш» хуҗалыгында - 111, «Сорнай»да - 83, «Бөрбаш»та - 77, «Якты юл»да - 75, «Татарстан»да - 64, «Алга»да һәм Тукай исемендәге хуҗалыкларда 63әр тонна тәшкил итте. Әмма 6 хуҗалыкта...
-
Умарта тотсаң, законны үтә
Гражданнар һәм юридик затлар умарта ояларын сәламәтлек, белем бирү, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләреннән, гомумән, кеше тормышына зыян китерми торган аралыкта урнаштырырга тиешләр.
-
Илсөя Бәдретдинова ире белән ник аерылышкан?
"Илсөя ханым белән Илфак Шиһапов бергә тормыйлар икән" дигән имеш-мимешләр халык телендә күптән йөрсә дә, әлеге пар гаилә хәлләре турындагы серне озак вакыт халыкка чыгармады. Бу сүзләрнең чын хәл булуы шушы көннәрдә ачыкланды.
-
Бүген 37 градуска кадәр җылытачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 22 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булачак.
-
Бүген хәтер һәм кайгы көне
Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә.
-
Чиста суга ихтыяҗ кайчан бетәр?
Татарстанда торак пунктларны чиста су белән тәэмин итү эше дәвам итә. Агымдагы елда да су скважиналарын төзекләндерү, суүткәргеч челтәрләргә капиталь ремонт ясау, яңа җиһазлар урнаштыру эшчәнлеге республиканың һәр районында тормышка ашырылырга тиеш.