15нче июньгә кадәр "Хезмәт" газетасына язылган райондашлар арасында алты капчык шикәр комы уйнатубыз һәм кемнәргә бәхет елмаюы турында сайтыбызда хәбәр иткән идек инде.
Редакциягә иң беренчеләрдән булып Балтачтан Гөлфия апаның җәмәгате Илдус Нигъмәтҗанов килеп, үзләренең отышын алып китте.
- "Хезмәт"не бик күп еллардан бирле алдырабыз. Быел исә газеталы булудан тыш, бүләк тә отып куйдык бит, бәхет эше шушы буладыр инде, - диде ул.
Нет комментариев