Кичә Саба районы Татар Икшермәсе авылында яшен сугып бер ир-ат үлгән, дип хәбәр итә Intertat.ru.
Аяз көндә яшен яшьнәп, 36 яшьлек ир-егетне утлы яшен суга! Алган җәрәхәтләрдән ул фаҗига урынында ук вафат була. "Якыннарына, туганнарына, тормыш иптәшенә, ятим калган 3 нарасыена Аллаһыбыз сабырлыклар бирсен иде! Авыр туфракларың җиңел, яткан гүрең якты, урының оҗмахта булсын, Илһам!" - дип язганнар социаль челтәрләрдә.
Фото: http://libertatea.ucoz.com/22010612/0_160.jpg
Нет комментариев