27 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Көзге яфрак...
Көзге яфрак... Бөтерелә генә, Оча хаман,оча, сер бирми. Өзелсә дә газиз агачыннан, Кешеләргә хәлен сиздерми... Ә язларын, Мең хыяллар белән Яралганда нәни бөредән Сизмәгәндер яфрак ни буласын, Саргаясын язны сөюдән... Көзге яфрак хаман оча бирә, Бөтерелә җилдә, уйнаклый... Сары сагыш берни түгел аңа, Ул эчендә бик зур сер саклый... ...Гел...
-
“Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” бәйгесенең район этабында җиңүчеләре
25нче августтан 23нче сентябрьга кадәр Балтач районы мәктәп китапханәләре арасында "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015" бәйгесе булып узды.
-
Укучыбыз кайтавазы (фото)
Чепьядагы балалар бакчасына минем дә оныгым йөри. Көн саен куана-куана барабыз. Балалар бер сөенсә, әти-әниләр мең сөенә.
-
Берәүләр җимерде, икенчеләре төзи
Күп урыннарда Сталинга бәйле истәлекләрне, һәйкәлләрне җимереп, ватып бетергәндә, Мари-Эл республикасының Шелангер бистәсендә башкача уйлаганнар.
-
Бәлки, безнекеләр дә кушылыр
Дин тотучыларга мөмкинлекләр гел артып тора. Әнә Чирмшәндә район хастаханәсендә дә авырулар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре барлыкка килгән.
-
Тукай Казахстанда да үз кеше
20нче сентябрьдә Казахстанның Семей шәһәрендә Габдулла Тукайның булачак һәйкәленә нигез ташы салу тантанасы булды.
-
«Мәче»гә урын табылган
«Болгар» тыюлыгына урнаштыру нияте белән эшләтелеп, каршылар аркасында урнаштырылмый калган «Саклаучы» сынына урын табылган.
-
Соцпакет. Сайласаң сайлап кал
1нче октябрьга санаулы гына көннәр калды. Киләсе елда социаль пакетлар җыелмасыннан файдаланыргамы әллә аның урынына акча алыргамы дигән караны кабул итсәң хәзер кабул итәсең.
-
Пеня санала башлый
Яллардан соң сентябрь ае тәмамланырга нибары өч көн вакыт кала. Кем милек, транспорт һәм җир салымын түләмәгән, ашыгыгыз дип кисәтәләр район салым инспекциясе хезмәткәрләре.