25нче августтан 23нче сентябрьга кадәр Балтач районы мәктәп китапханәләре арасында "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015" бәйгесе булып узды.
Әлеге республикакүләм бәйгенең район этабында Балтач урта мәктәбе китапханәсе иң яхшылардан дип табылды һәм 1нче урынга чыкты.
2нче урынга - Балтач гимназиясе (китапханәче - Ибрагимова Асия) һәм Салавыч күппрофильле лицее (китапханәче - Хөрмәтуллина Рамилә), 3нче урынга Бөрбаш (китапханәче - Хайруллина Венера) һәм Карадуган урта мәктәпләре (китапханәче -Галимҗанова Әминә) лаек булды.
Конкурсның республика этабының беренче туры 5нче октябрьга кадәр дәвам итәчәк. Балтач урта мәктәбенең китапханәчесе Төхвәтуллина Фәнзия Зиннур кызына әлеге сынауда зур уңышлар телибез.


Нет комментариев