Көзге яфрак...
Мәдәният

Көзге яфрак...

Көзге яфрак... Бөтерелә генә, Оча хаман,оча, сер бирми. Өзелсә дә газиз агачыннан, Кешеләргә хәлен сиздерми... Ә язларын, Мең хыяллар белән Яралганда нәни бөредән Сизмәгәндер яфрак ни буласын, Саргаясын язны сөюдән... Көзге яфрак хаман оча бирә, Бөтерелә җилдә, уйнаклый... Сары сагыш берни түгел аңа, Ул эчендә бик зур сер саклый... ...Гел...

Көзге яфрак...
Бөтерелә генә,
Оча хаман,оча, сер бирми.
Өзелсә дә газиз агачыннан,
Кешеләргә хәлен сиздерми...
Ә язларын,
Мең хыяллар белән
Яралганда нәни бөредән
Сизмәгәндер яфрак ни буласын,
Саргаясын язны сөюдән...
Көзге яфрак хаман оча бирә,
Бөтерелә җилдә, уйнаклый...
Сары сагыш берни түгел аңа,
Ул эчендә бик зур сер саклый...
...Гел биектә булган яфрак кызы,
Җиргә төшкәч, тапталыр микән?
Үземнең дә халәт аның төсле -
Канатланып, могҗиза көтәм...
Чыганак: http://vk.com

250

Нет комментариев