28 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Генерал рәхмәте
Хәрби хезмәткә баручыларны хәзерләү, армия сафларын Ватанны саклаучылар белән тулыландыру юнәлешендә районыбызда барлык тармаклар да бердәм эшлиләр, дип алдагы хәбәрләребездә җиткергән идек. Безнең солдатларыбыз турында аларның әти-әниләренә, район хәрби комиссариатына бары яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Менә тагын бер шатлыклы хәбәр: Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин исеменә Татарстан Республикасы Хәрби...
-
Игътибар! Игьтибар! Игьтибар!
Республикабызда зур күләмле «ПолитЗавод 2014» проекты старт алды. Әгәр син актив, креатив һәм сиңа 18-30 яшькә кадәр икән һәм син республикабызның киләчәгенә битараф түгел hәм синең Дәүләт советы каршындагы Яшьләр палатасы эшендә катнашасың килсә - бу проект синең өчен. Бары тик монда теркәлү узарга кирәк: http://vk.com/politzavod2014rt. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырма.
-
Рәхмәт хатына ия булды
Нөнәгәр авылы мәчетенең ачылуына 15 ел тулу һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте уңаеннан, Нөнәгәр авылы имамы Шамил Гариф улы Гарипов район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына ия булды.
-
Җиңү таңын якынайткан ветеран
Бөрбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан Хөснетдинова бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин килде. Нурҗиһан Хөснетдинова Бөрбаш авылында туа, үсә, шушында ук тормышка чыга. Ире Низаметдин белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
-
Өйрәнерлек әйбер бар иде.
«Татарстан» хуҗалыгының Иске Салавыч товарлыклы-сөтчелек фермасында һәрвакыт идеаль тәртип, үрнәк итеп алырлык тәҗрибә булыр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе семинар-киңәшмәнең чираттагысын шушында оештырды.
-
Рәхмәт хатына лаек
Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, "Росгосстрах" җәмгыяте агенты Фәния Ибраһим кызы Нотфуллина район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булды.
-
Авыллар тормышыннан
Әйт, авылым... Шалтыратыгыз: 2-62-53 Әтнә. Гәрәевларның сөтлебикәләре хуҗаларын игезәк бозау белән сөендерде. Яңгул. "Ива-мебель" фабрикасында яңа цех ачылды. Бөрбаш. Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан Хөснетдиновага 90 яшь тулды. Ветеранны котларга район җитәкчелеге зур бүләкләр белән килде. Балтач. Сәнгать мәктәбе укучысы Данил Закиров "Содружество талантов"классик җыр һәм инструменталь башкаручылар халыкара конкурс-фестивалендә...