Балтач янгын часте гарнизоны хезмәткәрләре районда янгыннарны булдырмау, гадәттән тыш хәлләрдә кешеләргә ярдәм итүдә, терроризмга каршы көрәштә актив хезмәт күрсәтәләр һәм республика күләмендә дә танылалар. Күптән түгел гарнизонның берничә хезмәткәренә Рәсәй МЧСының Татарстан буенча баш идарәсе начальнигы, генерал-майор Р.З. Хәбибуллинның рәхмәте белдерелде.
Нет комментариев