Җиңү таңын якынайткан ветеран
Бөрбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан Хөснетдинова бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин килде. Нурҗиһан Хөснетдинова Бөрбаш авылында туа, үсә, шушында ук тормышка чыга. Ире Низаметдин белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
Нурҗиһан апалар гаиләдә җиде бала үсә. Ни кызганыч, әниләре төпчек баласына якты бүләк иткән соң ике генә көн яшәп кала. Сабыйлар бәхетенә Сосна авылыннан олы йөрәкле Маһибәдәр балаларны үз канаты астына ала, тол ир өчен ныклы терәк була. Инде башка югалтулар безгә килмәс, дип яшәгән мәлдә сугыш башлана. Иң элек әтиләре Гыймран, аннан соң Нурҗиһан, энесе фронтка китә. Сеңлесен исә ФЗӨгә алалар.
1941нче елны Нурҗиһан Кайбыч районында окоп казуда катнаша. Бер елдан соң сугышка алына. Казанның тимер юл вокзалыннан кузгалып киткән чак әле дә күз алдымда, ди ветеран. Беренче тукталыш Смоленск урманы була. Аннан соң Белорусия, Польша, Германия урманнарында хәрәкәт итүче кыр госпиталендә яралы солдатларны дәвалыйлар. Җиңү таңын Кенисберг шәһәрендә каршы алалар.
Күкрәген орден-медальләр бизәүче, күңел көрлеге, камил акылы белән күпләрне сокландырырлык Нурҗиһан Хөснетдинованың балалар-оныклар игелендә яшәп яткан мәле.
Гөлзидә Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев