Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстан Республикасы Рәисе премиясе лауреаты булды. Котлыйбыз!
Дин һәм тормыш

Җәлил хәзрәт Фазлыев Татарстан Республикасы Рәисе премиясе лауреаты булды. Котлыйбыз!

2015 елдан бирле әлеге абруйлы бүләкне нибары 32 шәхес һәм 49 коммерцияле булмаган оешма гына алган

Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең баш казые, хөрмәтле дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе һәм Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы Җәлил хәзрәт Фазлыев республика дәрәҗәсендәге югары бүләккә лаек булды.

Казан Кремлендә узган тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән зур өлеше өчен премияне тапшырды.

Җәлил хәзрәт Фазлыевны чын күңелдән котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм киләчәктә дә игелекле эшләрендә зур уңышлар телибез!


Җәлил Фазлыев

Нет комментариев