10 февраль җомга көнне Балтач Үзәк мәчетендә вәгазъ кичәсе булып үзды.
Җәлил хәзрәт Фазлыев чакыруы буенча Лениногорск шәһәре мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин килеп үзенеӊ матур, эчтәлекле чыгышы белән балтачлыларны вәгазъләндерде. Бу очрашуда булган һәркемнеӊ күӊелендәге нечкә кылларны тибрәндереп, Коръән сүзләре, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәребезнеӊ хәдисләре урынлы яӊгырады, тыӊлаучыларныӊ кальбе йомшарып, туганнарга, мөселман карендәшләренә, гомүмән һәркемгә булган мөнәсәбәтләре күпкә яхшы якка үзгәргәндер.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев