Изге җаннар рухына бер дога
«Мәчкәрә укулары»ның һәрберсенә сыйфатлы кәгазьдә, А4 форматында, төсле буяулар белән конференция эшчәнлеген яктырткан брошюралар эшләнгән
Дәвамы. Башы биредә – https://baltaci.ru/news/amgyiat-1736397691/izge-annar-ruxyna-ber-doga (беренче өлеш), https://baltaci.ru/news/amgyiat-1736397691/izge-annar-ruxyna-ber-doga-1761825461 (икенче өлеш)
Мөнир хәзрәт Йосыпов
Аны искә алмасак, гөнаһ булыр. Мәчкәрәдә динебезне кайтаруда иң күп көч куйган шәхесләрнең берседер ул. 2006 елда Кукмарада имам-хатыйб булып эшли башлаган. Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлагач, 2008 елда Мәчкәрәдә мәчет сафка бирелгәннән бирле ул биредә. Бер үк вакытта Кукмара мөхтәсибәтенең Аксакаллар Шурасы рәисе вазыйфасын да башкара. Мәчкәрә авылының тарихын, мәчетләр һәм имамнар, эшмәкәрләр тарихын тирәнтен өйрәнә. Мәчкәрә зираты Кукмара районында гарәп язулы кабер ташларының иң күп булуы белән үзенчәлекле. Аларның саны — 35. 27се эшмәкәр Габдулла Үтәмешев нәселеннән. Зиратның мәйданы зур. Аны авыл халкы көче белән тәртипкә китерү 2010 елда башланган. Карт агачлар киселгән. Чыбык-чабык һәм үләннәрдән чистарту һәр җәйдә өч тапкыр башкарыла. Бүгенге көндә авылда 208 кеше теркәлгән. Шуларның 92се ир затыннан. Эш көчендәге ир-егетләр күп булмаса да, зиратны тәртиптә тоталар. Ватылган кабер ташларын булдыра алган кадәр төзәтү, төрле химикатлар белән чистарту эшенә хәзрәт үзе алынган. Гарәп шрифтындагы язмаларны укыту өчен Казан галимнәре Ирек Һадиев һәм Раиф Мәрдановны чакырган. Шактый ватылган кабер ташларын төзекләндерү өчен материаль ярдәм сорап хәзрәт Казан мэры Илсур Рәис улының ишеген шакыган. Илсур Метшин изге эштән баш тарт-маган. Төзекләндерү эшләрен Казандагы Арча зираты белгечләре башкарган. Эш берничә елга сузылган. Кабер ташларын төзекләндерү белән беррәттән, һәрбер кабер ташы янәшәсенә бу кабер ташына караган аңлатма язулары кириллица хәрефләре белән элмә такталар куелган. Зиратның урам яктагы өлеше тимер челтәрле койма белән әйләндереп алынган. Зиратка хәзер ел саен дога кылырга йөзләгән кунаклар килә. Шуны искә алып, зиратның керү сукмакларына брусчаткадан тротуарлар җәелгән. Бик күп эш башкарылган. Бу изге эшкә бик күпләрнең көче кергән. Эш башында Мөнир хәзрәт торган. Авылда 2018 елдан башлап, «Мәчкәрә укулары» исеме белән фәнни-гамәли чара үткәрелә. Быел аның сигезенчесе үткәрелде. Анда Казан галимнәре, дин эшлеклеләре, районнардан һәм күрше өлкә-републикалардан белгечләр килә, доклад-чыгышлар ясыйлар. Мөфтиебез Камил хәзрәт, баш казый Җәлил хәзрәт, Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев, районның хакимият һәм мөхтәсибәт вәкилләре катнаша. Кунаклар саны 150гә җитә. Моннан тыш, атна саен диярлек аерым төркемнәр зират кылырга һәм төзекләндерелгән Үтәмешев мәчетендә намаз укырга килә. Әлеге мәчетне төзекләндерү эшен 2005 елда башлап, ныклап 2022 елда тотынган булганнар. Мәчетне элеккеге хәленә китерү чыгымнары 100 миллион сумнан артыкка төшкән. Иганәчеләр күп булган. Республикабыз рәисе Рөстәм Миңнеханов эшне күз уңыннан төшер-мәгән. Быелгы Корбан гаетендә мәчетне халык карамагына тапшыру бәйрәменә ул үзе дә килгән.
«Мәчкәрә укулары»ның һәрберсенә сыйфатлы кәгазьдә, А4 форматында, төсле буяулар белән конференция эшчәнлеген яктырткан брошюралар эшләнгән. Моңа өстәп, кабер ташларының фотолары һәм аңлатмалары белән китап та бар. Китап һәм брошюралар Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров редакцияләвендә «Иман» нәшрияты комп-лексында басылган. Гомумән алганда, Мөнир хәзрәтнең Мәчкәрәне бөтен Татарстанга танытуда өлеше бик зур. Камил хәзрәт Сәмигуллин аңа "Бердәмлек медале«н тапшырганда, Җәлил хәзрәт: «Мөнир хәзрәт көне-төне чапты, аягын сындырганчы чапты», дип шаяртып алды.
Йомгаклау
Таһир мулла зираты юл читендә, авыл башында. Ул җир кишәрлеген исән вакытта үзе сатып алган. Совет чорында ташландык хәлдә була. 1991 елда Мөнир хәзрәт кишәрлекне ауган агачлардан чистартуны һәм агач рәшәткә белән коймалап алуны оештыра. 2016 елда Илсур Метшин аша табылган акчага авылның олы зиратын тимер челтәр белән эшләүдән калган материаллар белән Таһир мулла зиратының коймасын яңартып эшләтүгә ирешә. 2017 елда исә Җәлил хәзрәт белән киңәшеп, халык телендә сакланып калган «Ишан зираты» атамасын һәм Таһир мулла истәлегенә элмә такталары яздырып куюга ирешә.
Быелның 26-28 август көннәрендә Казанда «Милләт Җыены» үткәрелә. Әлеге олы чарага, үзебезнекеләрдән тыш, Россиянең 68 регионыннан һәм 27 чит илдән 1000нән артык дәрәҗәле кунаклар — милләттәшләр чакырыла. Алар арасында Абхазиядәге «Дуслык» татар җәмгыяте делегациясе дә була. Делегация җитәкчесе — Сочи шәһәренең МРОМ (Мөселманнарның Җирле Милли оешмасы) рәисе урынбасары, «Дуслык» татар җәмгыяте рәисе Радик әфәнде Илалов. Ул үзе чыгышы белән Татарстанның Норлат районыннан. Радик әфән-де ТР Рәисе белән очрашкач, Рөстәм Миңнеханов аларга төзекләндерелгән борынгы мәчетләрнең берсе булган Мәчкәрәгә барырга тәкъдим ясый. «Милләт Җыены» тәмамлангач, әлеге делегация бу якларга юл тота. Мәчкәрәдә аларны район башлыгы Сергей Дмитриевич һәм Мөнир хәзрәт каршылый. Делегация әгъзалары мәчеттә намаз укый һәм зиратлардагы кабер ташлары белән таныша. Радик әфәнде Ишан Таһир мулла Габделхаликъ улы Түнтәринең кабер ташы булмавын искәртеп мәгълүматларны язып ала.
Сентябрь ахырында биш кешелек делегация ике машина белән, бик күркәм итеп эшләнгән кабер ташын салып, Мәчкәрәгә килә. Әлеге кабер ташын Сочи делегациясе заказы белән кукмаралылар ясаган. Иртән иртүк, бирегә килеп җиткәч, алар Таһир мулла рухына ниятләп, корбан чалдырдылар. Аннары кабер ташын урнаштырдылар. Мәрхүмнең рухына Коръән укып, дога кылынды. Чарада Кукмара муниципаль район советы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, районның радио-телевидение, газета журналистлары катнашты. Балтач районы делегациясе составында без дүртәү идек: Түнтәр авылының имам-хатыйбы Заһир хәзрәт Газыймов, Балтач районы Аксакаллар Шурасы рәисе Солтан хәзрәт Фатыйхов, Таһир мулла нәселе дәвамчысы Таһир Гозәеров һәм мин — әлеге язма авторы.
Түнтәр тарихына туплаган мәгълүматларым ярдәмендә мин Таһир мулланың нәсел агачын төзедем һәм аны Радик әфәндегә, Мәчкәрә мәчетенә һәм Т. Гозәеровка бүләк иттем. Шәҗәрә 14 буыннан тора. Янгол Янбулат улыннан башлап, Таһир муллага кадәр 7 буын, югары якта янә 7 буын. Ишан хәзрәтнең бүгенге дәвамчылары: Гозәеровлар, Мәгъсүмовлар, Газизуллиннар, Хәбибуллиннар Түнтәр һәм Норма авылларында, Арчада, Биектауда, Казан, Екатеринбург, Ростов на Дону шәһәрләрендә, Пермь өлкәсендә тормыш дилбегәсе белән идарә итәләр.
Үтәмешев мәчетендә өйлә намазын укыгач, кунакларны Корбан ашына чакырдылар. Мәчкәрә абыстайлары бик җитез булган. Корбан ите белән мул табын әзерләнгән. Коръән аятьләре укылды, Радик әфәнде үзләренең оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды. Оешма бик күп төрле игелек-ле гамәлләр башкара икән. Мисал өчен, оешма быел 11 мөселманга Хаҗ сәфәренә юллама бүләк иткән. Догалар изге җаннар рухына барып ирешсен!
Рәфхәт Зарипов,
ветеран укытучы, Түнтәр авылы тарихын өйрәнүче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев