Соңгы елларда Татарстанда мәчетләрне реставрацияләүгә 1,82 млрд сум юнәлдерелгән
2020 елдан башлап мәчетләрне реставрацияләүгә 1,82 миллиард сум юнәлдерелгән
«КазаньФорум-2026» халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстанда масштаблы реставрация эшләре барышы турында Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
Ул искәрткәнчә, республика территориясендә 1606 мәчет бар. Дәүләт саклавында — 110 мәчет һәм 24 ярдәмче корылма (мәдрәсә, мулла йортлары, училище).
2020 елдан башлап мәчетләрне реставрацияләүгә 1,82 миллиард сум юнәлдерелгән. Зур өлешен — 873 миллион сумны бюджеттан тыш чыганаклар тәшкил иткән. 769 миллион — республика бюджетыннан, 179 миллион – федераль бюджеттан.
Биектау районының Айбаш авылында 20 мартта, Ураза бәйрәме көнендә ачылган агач мәчет төзекләндерелгән иде. Казанда хәйрия акчалары хисабына 1897 елда төзелгән завод мәчетен этаплап торгызу эшләре бара.
Быелгы планнарда – Татарстанның Кукмара районының Әсән-Елга авылындагы иң борынгы агач мәчетләрнең берсен һәм Питрәч районының Шәле авылындагы мәчетне реставрацияләү — аларны торгызу өчен акча эзләү бара.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев