Дилә Нигъмәтуллинаның якын кешесе вафат
Эстрада йолдызлары

Дилә Нигъмәтуллинаның якын кешесе вафат

Бу якты дөньядан якын кешеләрнең япь-яшь килеш китеп баруы бигрәк аяныч

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина начар хәбәр белән бүлешә. Киленнәренең (абыйсы Булат Нигъмәтуллинның хатыны) якын кешесе вафат булган, дип яза Татар-информ.

«Бүген мин сезне туган көнемдәге атмосферага алып кермәкче идем. Фото-видеолар белән бүлешмәкче булдым…

Әмма бүген бик кайгылы хәбәрләр килде… Безнең киленнең якын кешесе вафат булды… Ишеткәч, калтырап чыктым… 45 кенә туласы иде…

Бу якты дөньядан якын кешеләрнең япь-яшь килеш китеп баруы бигрәк аяныч.

Үз-үзеңне саклап яшәргә кирәк икәнлеген Аллаһы Тәгалә безгә тагын ничек җиткерергә тиеш икән?

Тормыш артыннан куып, күп очракта, балансны югалтып, сәламәтлек турында онытабыз. Бу – бигрәк тә ир кешеләргә кагыла», – дип язды артист үзенең сәхифәсендә.

 

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев