Республикада 8 ай эчендә җәяүлеләр катнашында 472 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 36 кеше һәлак булган
Караңгы көзгә кереп барабыз, димәк, юлда йөрүчеләр өчен тагын да игътибарлырак булырга кирәкле вакыт башлана. Бүгенге язмабызда сүз җәяүлеләр турында барачак. Агымдагы елның 8 аенда республика юлларында 1973 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2388 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган, 212 кешенең гомере өзелгән.
- Районыбызда бу вакыт аралыгында 232 юл-транспорт һәлакәте булып, 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Җәяүлеләр катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булып, бер райондашыбыз зыян күрде, - ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары Марсель Зарипов.
Ә республикада 8 ай эчендә җәяүлеләр катнашында 472 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 36 кеше һәлак булган, 452се җәрәхәтләр алган. Саннар, җәрәхәт алучылар дип кенә карамыйк әле, кемнеңдер газизе шушы аварияләрдән соң урын өстендә ятучы булып кала, кемдер гомер буена инвалид коляскасында гына хәрәкәт итә алучы була.

Уйлап карасак, янәшәбездә дә аварияләрдән зыян күрүчеләр бар, алар үткән тернәкләнү юлы җиңел генә түгел, шуңа да юлда йөргәндә һәркем иң беренче чиратта игътибарлы булса иде. Соңгы айларда республика юлларында булган берничә юл-транспорт һәлакәтенә тукталып үтик. 30 июль көнне Яшел Үзәндә Volkswagen автомобилен йөртүче җәяүлеләр кичүеннән чыгучы ике җәяүлене бәрдерә, нәтиҗәдә алар икесе дә тән җәрәхәтләре ала. 22 сентябрь көнне Тукай районында машиналар юлына чыккан җәяүлене Ауди машинасы бәрдерә. Җәяүле хатын-кыз урында ук һәлак була.
Шул ук көнне Яшел Үзән районында тәүлекнең караңгы вакытында юлдан баручы җәяүлене күрмичә, Honda шоферы бәрдерә, җәяүле һәлак була. Әгәр, җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булса, бу фаҗигане булдырмый да калып булыр иде. 26 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә алкогольле эчемлек кулланган килеш Geely автомобиле шоферы башта юл корылмасына бәрелә, аннан тротуардан баручы җәяүлене бәрдерә, кызганыч, җәяүле һәлак була.
Хөрмәтле шоферлар, юлларда бик игътибарлы булсак иде. Хөрмәтле җәяүлеләр, юлны кичкәнче, машиналарның сезгә юл бирүенә инаныгыз. Өйдән чыкканчы киемнәрегезгә яктылык кайтаргыч элементлар беркетегез. Юл ул хаталарны кичерми, һәрбер юл кагыйдәсе кан белән языла. Исән-сау булыйк!
Нет комментариев