Чит ил машиналары бәрелешкән: бер кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән
Юл хәрәкәте иминлеге

Чит ил машиналары бәрелешкән: бер кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән

Трассада Honda Dio белән Subaru Forester бәрелешкән.

Минзәлә районында Дереевка авылы янында Мәскәү — Уфа автоюлының М 7 трассасында авария булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Аларның сүзләренчә, трассада Honda Dio белән Subaru Forester бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Honda ир-ат йөртүчесе урында ук һәлак була, пассажирны ашыгыч ярдәм табиблары алып китә.

Subaru шоферы һәм пассажиры да имгәнгән, аларны да ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр.

Татар-информ

Фото: Татарстан дәүләт автоинспекциясе

 


Нет комментариев