Кече Лызи – Ушма кирпеч заводы юлында һәлакәт
Юл хәрәкәте иминлеге

Кече Лызи – Ушма кирпеч заводы юлында һәлакәт

Арасы 3 километр гына булса да Кече Лызи - Югары Ушма кирпеч заводына бара торган юлда юл-транспорт фаҗигаләре еш кабатлана.

Автотранспортныӊ күп булуы, юлларныӊ тигез, зур тизлек җыярга мөмкинлек тудыруы, авылларныӊ юл кырында урнашуы һәм алар арасында җәяүле йөри торган юлныӊ бергә булуы моӊа җирлек тудыра.
12нче сентябрь көнне кичке сәгать 9лар тирәсендә Кече Лызи - Ушма кирпеч заводы арасында җәяүләп барган ике егет каршыга килүче җиӊел машинаныӊ үлем алып килүен абайламый калалар. Нәтиҗәдә, техникумда белем алучы Югары Ушма авылы егетен каршы яктан килүче машина бәреп, гомерен өзә. Рүль артында утырган 30 яшьлек егетнеӊ аек булмавы фаразлана.

250

Нет комментариев