Татарстанда хоккейчы балалар утырган автобус белән булган юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе билгеле
Һәлакәт вакытында автобуста 12 бала булган
Лаеш районында хоккейчы балалар утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты.
Авариянең сәбәбе җиңел автомобиль йөртүченең руль артында йоклап китүе булган. ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 24 яшьлек Ford Focus йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Ford Transit микроавтобусы белән бәрелешкән.
Һәлакәт вакытында автобуста 12 бала булган. Дүрт зыян күрүчене җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр.
Тикшерү комитеты авария факты буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү маддәләре буенча алып барыла.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев