Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

СВО героена – “Акыллы өй” (фото)

СВО зонасыннан яраланып кайткан геройга “Акыллы өй” булдырырга ярдәм иткәннәр.

Балтачта яшәүче Раушан Вәлиуллин – СВО ветераны. Шушы көннәрдә  «Ватанны саклаучылар» фондының проекты ярдәмендә райондашыбыз фатирында махсус система урнаштырылды.

«Акыллы өй» («Умный дом») Раушанга өй, йорт эшләрен башкарырга булышачак. Смартфон, акыллы колонка һәм сөйләп торучы кул сәгатьләре ярдәмендә мобиль кушымта аркылы акыллы розеткалар, сүндергечләр, робот-пылесос белән идарә итәргә, төтен, газ исе чыгуы, су агуы турында хәбәрләрне укып барырга мөмкин. Әлеге системада шулай ук ризык әзерләп ашауны җиңеләйтүче һәм тормыш сыйфатын арттыручы башка җайланмалар да бар.

–  Якын көннәрдә Раушанга социаль хезмәткәр рәсмиләштереләчәк һәм тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Бүген исә ул «Акыллы йорт» системасы буенча яңа җиһазларны кызыксынып үзләштерә, – ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

Күптән түгел «Наз» бүлекчәсендә тернәкләнү узган райондашыбыз киләчәктә компьютер серләренә төшенеп, онлайн-эшкә урнашу максаты белән яши. Уңышлар сиңа, Раушан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Раушан "Акыллы йорт"