Район башлыгы Рамил Нотфуллин төзүче оешма җитәкчеләре белән очрашты
Районыбызда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында масштаблы төзелеш эшләре башланып китте.
Ике җирлектә – Балтач бистәсендә һәм Салавыч авылында программа буенча 10 бер этажлы йорттан торган комплекс төзелә. Йортлар авыл хуҗалыгы тармагында, районыбыз оешмаларында эшләүчеләргә биреләчәк.
Ике җирлектә дә эшләр тулы куәтенә бара. Район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач бистәсендәге йортларны төзүче оешма җитәкчеләре белән очрашып, эшнең барышы белән танышты, алга таба планнарны билгеләде.
Нет комментариев