Балтачлылар сынатмый
Көн темасы

Балтачлылар сынатмый

Марат Закирҗанов бүгенге көндә илебезнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча зур җитештерү заводында тармак җитәкчесе булып эшли

Балтачыбызда туып-үскән, бүгенге көндә республикабызның төрле шәһәрләрендә, төрле җваплы тармакларда эшләп, дан казанучы якташларыбыз булуы күңелдә горурлык хисләре уята.    

Шундыйларның берсе – Балтач бистәсе егете Марат Инсур улы Закирҗанов. Ул бүгенге көндә илебезнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча зур җитештерү заводында тармак җитәкчесе булып эшли.

Тырышлыгы, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен аңа республиканың “Атказанган машина төзүчесе” исеме бирелгән иде. Бу тармак оборона юнәлешендә булгач, аннан мәгълүмат соңрак килә, шулай да бу шатлыклы вакыйга белән сезнең белән бүлешергә булдык.


Марат Закирҗанов

Нет комментариев