Кеше һәм закон

31 октябрь көнне гражданнарны өстәмә кабул итү көне узачак

31 октябрь көнне Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән һәм Түбән Камадагы клиент хезмәтләре килүчеләрне иртәнге 9:00 дан 15:00 гә кадәр кабул итәчәк

31 октябрь, шимбә көнне, Татарстан халкы Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итә алачак — бу көнне халыкны өстәмә кабул итү оештырыла. Мондый көннәр һәр айның соңгы шимбәсендә даими рәвештә үткәрелә, бу гражданнарның үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне ашыкмыйча һәм уңайлы вакытта хәл итү мөмкинлеге булсын өчен эшләнә.

Өстәмә кабул итү көнендә бүлек белгечләре клиентларга пенсия белән тәэмин итү, пособиеләр билгеләү һәм социаль түләүләр, ана капиталын файдалану һәм дәүләт ярдәменең башка чараларына бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Гадәти эш көннәрендә булган юнәлешләр буенча консультация сорап мөрәҗәгать итәргә яки кирәкле гаризаларны тапшырырга мөмкин.

31 октябрь көнне Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән һәм Түбән Камадагы клиент хезмәтләре килүчеләрне иртәнге 9:00 дан 15:00 гә кадәр кабул итәчәк. Башка торак пунктларда эш графигында үзгәрешләр булырга мөмкин: кайбер клиент хезмәтләре 12:00 гә, икенчеләре — 15:00 гә кадәр эшли.

Килер алдыннан үзегез сайлаган клиент хезмәтенең эш сәгатьләрен ачыкларга һәм паспорт әзерләргә, аерым очракларда мөрәҗәгать итү мәсьәләсенә кагылышлы документларны барлап куярга тәкъдим ителә. Клиент хезмәтләренең адреслары һәм актуаль эш сәгатьләре Россия Социаль фондының рәсми сайтында урнаштырылган.


Нет комментариев