Балтачлылар ике көндә 3 миллион сум акчадан колак каккан
Сак булыгыз, кырыкалдарлар тозагына эләгеп хәләл акчаларыгыздан колак кага күрмәгез
Мошенниклар алдау өчен нинди генә ысулларны кулланмый, нинди генә яңа төрләрен уйлап чыгармый. Әллә кая барасы да юк, райондашларыбызның мошенниклар тозагына эләккәннәрен газета битләрендә, социаль челтәрләрдә даими яктыртып барырга туры килә. Әмма, барыбер алданабыз бит.
Менә бу атна башында ике көн эчендә Балтач районында яшәүчеләрдән полиция бүлегенә ике гариза керә. Зыян күрүчеләр мошенникларга 3 миллион сумга якын акчаны үзләре, үз ихтыярлары белән «бүләк» итәләр.
Яңа билгеләнгән район прокуроры Алмаз Сәгыйтҗанов райондашларны уяулыкка чакыра. Ике тәүлек эчендә районда мондый хәлнең кабатлануы күңелле күренеш түгел. Авыл халкы ышанучан инде, әмма телефоннан килгән хәбәргә яисә полиция, банк, пенсия бүлеге хезмәткәрләре дип шплтыратуга сак карарга кирәк.
Гадәттә Мәскәү шәһәреннән шалтыратабыз дип мөрәҗәгать итәләр. Сезнең исем-фамилиягезне, тору һәм эшләү урыныгызны да белеп сөйләшергә мөмкиннәр. Каушап калып, мошенникларга ышынырга ашыкмагыз, чөнки андый мәгълүматларны чынлап та табарга мөмкиннәр. Сез яисә сезнен исемнән зур суммада финанс операцияләр башкарылган дип сезне ышындырырга тырышырлар. Ышанмагыз!! Бер вакыттада шәхси мәгълүматларыгызны телефон аша бирмәгез. Нинди генә очракны мисалга куеп сезне ышандырырга тырышсалар да. Әгәр шундый шалтырату булып, телефоныгызны алып сөйләшкәнсез икән кичекмәстән трубкагызны куеыгыз. Полиция хезмәткәрләре бер вакыттада андый сораулар белән телефоннан мөрәҗәгать итмиләр, дип ассызыклап әйтә.
Сак булыгыз, кырыкалдарлар тозагына эләгеп хәләл акчаларыгыздан колак кага күрмәгез. Әгәр мошенниклылык очрагына эләгеп, алдангансыз икән, кичекмәстән, полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев