Бүгенге көндә балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең артуы күзәтелә.
Шуңа да Республика балигъ булмаган балалар белән эшләү комисссиясе районнарга чыгып, киңәйтелгән утырышлар уздыра башлады. Чираттагысы бездә - Балтач районында үтте.
Утырышта балигъ булмаганнар белән турыдан-туры эшләүче орган вәкилләре эшчәнлекләре хакында бәян ителде. Тик, ни кызганыч, чыгышларның барысында да эшчәнлекнең матур яклары гына күрсәтелде. Әйтерсең, бездә проблемалар бөтенләй юк. Бу хакта утырыш эшендә катнашкан хезмәт, мәшгуллек һәм соцаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов та ассызыклады.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев