Чаллы кешесе интернет-салон аша автомобиль сатып алганда 1,8 млн югалткан
Алдау корбаны булуын аңлап, ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә
Чаллы кешесе интернет-салон аша автомобиль сатып алганда 1,8 млн югалткан.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 54 яшьлек ир-ат сатучылар белән мессенджер аша язышкан һәм ике атна дәвамында алар белән сатып алу детальләре турында фикер алышкан. Алар таләбе буенча ул автомобиль өчен алдан түләү сыйфатында өч тапкыр акча күчергән, суммар рәвештә 1 850 000 сум биргән. Машинаны сатып алучыга тапшырырга тиешле көнне автосалон хезмәткәрләре элемтәгә чыгудан туктаган һәм машинаны Чаллы кешесе алмаган.
Алдау корбаны булуын аңлап, ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылды. Җинаятьчеләрне эзлиләр.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев