Татар халкыныӊ барыбызга да билгеле «кем эшләми, шул ашамый» мәкале яӊадан безнеӊ тормышка әйләнеп кайтырга охшый. Мөмкинлеге була торып та 6 ай бер кайда да эшләмәсәӊ, 1 елга төзәтү эшләренә тартырга мөмкиннәр.
Санкт-Петербургныӊ закон чыгару органы бу тәкъдимне Россия Дәүләт Думасына җибәрергә әзерли.
Җинаять җаваплылыгына тарту өчен өстәмә Россия Конституциясенә «хезмәт һәркемнеӊ хокукы һәм бурычы», дип үзгәреш кертү кирәк булачак. Әлегә ул «һәркемнеӊ хокукы» гына иде. 18 яше тулмаганнар, инвалидлар, тәрбияләрендә инвалид балсы булганнар, 14 яшькә кадәр баласы булган хатын-кызлар җаваплылыктан азат ителәләр.
Бу турыда Рамблер порталы хәбәр итә.
Фото: http://habinfo.ru/mest-dlya-obyazatelnyx-rabot-v-xabarovske-stanet-bolshe.html
Нет комментариев