Эшсезлек буенча минималь пособие кемнәргә билгеләнә?
Соңгы елда барлыгы 26 атнадан кимрәк хезмәт куйганнар минималь пособие алучылар исемлегенә керә
Эшкә урнашмаган татарстанлылар эшсезлек буенча пособие алырга мөмкин. Әмма кайбер категорияләр пособиенең минималь күләменә генә исәп тота ала, ул 1764,05 сум тәшкил итә, дип яза Татар-информ.
Минималь пособие алучылар:
- беренче тапкыр эш эзләүчеләр;
- мөрәҗәгать иткәнче бер ел дәвамында рәсми рәвештә эшләмәгән затлар;
- соңгы елда барлыгы 26 атнадан кимрәк хезмәт куйганнар;
- соңгы эш урыныннан куылган гражданнар;
- шәхси эшмәкәр сыйфатында хезмәт эшчәнлеген туктатканнар (ШЭ);
- крестьян яки фермер хуҗалыгыннан чыкканнар;
- мәшгульлек хезмәте оештырган укудан чыгарылганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев