Ике балтачлы штрафын вакытында түләмәгән өчен кулга алынды
Кеше һәм закон

Ике балтачлы штрафын вакытында түләмәгән өчен кулга алынды

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны законда каралган 70 көн эчендә түләмәгән очракта, административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә

штраф суммасының икеләтә күләмендә, әмма 1 мең сумнан да ким булмаган штраф салына, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
Шулай булса да, штрафларын түләүне сузып йөрүчеләр шактый. Быел 6 айда шундый 87 шоферга беркетмә төзеп судка җибәрелде.
Аларның 80енә штрафларын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 2сенә арест бирелде, 5 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде. Мондый күңелсезлекләргә дучар булмас өчен ГАИдан 2-54-43 телефоны аша штрафларыгызны белешеп торыгыз.
Штрафларны банкларда һәм ГАИдагы терминалга килеп түләргә була.
Фото: http://vestiprim.ru/2015/05/08/

250

Нет комментариев