Башкортстанныӊ Октябрьск шәһәрендә 14 яшьлек кызныӊ үлеменә китергән интернетта язышу тарихын өйрәнәләр.
Тикшерү органнары хәбәр итүенчә, 27 гыйнвар көнне кыз бала дарулар эчеп, бу дөнья белән саубуллашырга җыена. Хастаханәдә аӊа бу адымын эшләргә мөмкинлек бирмиләр.
Әмма 17 февраль көнне шул ук диагноз белән кыз бала янәдән хастаханәгә китерелә һәм аӊына килмичә үлә. Үләр алдыннан кыз социаль челтәрдә үзенеӊ язышкан битләренә керер өчен тамгасын калдыра.
Фото: http://news-life.ru/nizhniy_novgorod/2014-04-25/news/
Нет комментариев