Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Өлкән яшьтәге ир-ат счетчик алыштырырга теләп, 5 млн сумын югалткан

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган

Түбән Камада 63 яшьлек ир-ат телефон мошенниклар корбаны булган һәм 4,8 млн сум акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Таныш түгел кешеләр аның белән мессенджердан сөйләшкән: башта «Энергосбыт»ның ялган хезмәткәре аның җир кишәрлегенең адресын һәм электр счетчигын алмаштырырга кирәклеген әйтә.

Аның артыннан Роскомнадзор хезмәткәре шалтырата һәм «Госуслуги»ны «ватуларын» хәбәр итә. Соңыннан хокук саклау органнары хезмәткәре кушыла һәм аңа карата җинаять эше ачылу турында куркыта, ә Росфинмониторинг хезмәткәре «акчаларны законсыз рәвештә алу»га юл куймаска күндерә.

Мошенникларга ышанып, ир-ат «имин счетка» 4,8 млн сум акча күчерә. Моның өчен ул кредит алган, үзенең вкладын япкан, акчасын алган, машинасын саткан һәм моны үзенең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк дип санаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев