Салым буенча тулырак мәгълүматны бердәм контакт-үзәгенең 8-800-222-22-22 телефоны буенча алырга мөмкин.
Беренче декабрь җитүгә 3 атна вакыт калып бара. Беренче декабрьдән дә соңга калмыйча республика халкы күчемсез милеккә, транспортка һәм җир салымнарын түләргә тиеш.
Салым түләүченең «шәхси кабинеты» булганнарга, шулай ук Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталыннан файдаланучыларга, электрон хәбәрләр сентябрьдән үк җибәрелә башлады. Калганнарга хәбәр почта аша җиткерелде.
Әгәр дә салым идарәсеннән хат килмәсә, яисә салым түләү турында электрон хәбәр булмаса, моны инспекциягә барып ачыкларга кирәк. Ә инде тулырак мәгълүматны бердәм контакт-үзәгенең 8-800-222-22-22 телефоны буенча алырга мөмкин.
Вести Татарстан
Нет комментариев