Кеше һәм закон

Татарстан Экология министрлыгы законсыз су алу өчен 159 кисәтү ясаган

Татарстанлыларга шулай ук җир асты суларын җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез чыгару юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен тыелганлыгын искәрттеләр

Татарстан Экология министрлыгы «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ревизиясе нәтиҗәләре буенча быел җир асты суларын лицензиясез чыгаруны булдырмау турында 159 кисәтү чыгарды.

Ведомствода ассызыклаганча, җир асты сулары-стратегик ресурс, һәм министрлык аларны махсус контрольдә тота.

Татарстанлыларга шулай ук җир асты суларын җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез чыгару юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен тыелганлыгын искәрттеләр.

— Әгәр сезнең скважинагыз бар икән - документларны закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерегез, - дип тәкъдим иттеләр министрлыкта.

Вечерняя Казань


Нет комментариев