Кеше һәм закон

Татарстан эш бирүчеләр исәп-хисап өчен штрафны 50% ташлама белән түли ала

Ташлама күрсәтелгән срокта ирекле түләгәндә генә гамәлдә була.

ЕФС-1 хисапларын тапшыру вакыты яки тәртибе бозылганда эш бирүчеләргә карата финанс санкцияләре кулланылырга мөмкин. Әмма законда ташламалы чор каралган: әгәр штрафны таләп алынган вакыттан алып беренче 10 календарь көн эчендә түләсәң, сумма нәкъ яртылаш кими.

        

Бу кагыйдә 27-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясында каралган финанс санкцияләренең барлык төрләренә дә кагыла. Иң мөһиме-билгеләнгән срокта сыешырга.  

        

Ташлама күрсәтелгән срокта ирекле түләгәндә генә гамәлдә була. Әгәр эш бирүче бу чорны уздырып җибәрсә, штраф тулы күләмдә түләтелә. Әгәр дә җаваплылыкка тарту турындагы карарга судта дәгъва белдерелсә, шулай ук ташлама кулланылмый.

        

Моннан тыш, әгәр дә эш бирүче мөстәкыйль рәвештә хисапта хата тапкан һәм СФР белгечләре эшләгәнче төгәлләштерелгән мәгълүматларны җибәргән икән, финанс санкцияләр кулланылмый. Ә фондтан хатаны төзәтергә кирәклеге турында хәбәр алганда, иминиятләштерүченең мәгълүматларны  дөресләп тапшыру һәм штраф түләмәс өчен 5 эш көне бар.

         

 


Нет комментариев