Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстанда 2026 елда озын ял көннәре 2025 елдагыга караганда күбрәк булачак

Киләсе елда биш көнлек эш атнасы белән эшләүче татарстанлыларның сигез озын яллары булачак

Гыйнвар аенда Татарстан халкы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан берьюлы 11 көн ял итәчәк. Февральдә озын ял көннәре 21еннән 23енә кадәр дәвам итәчәк, өстәмә ял көне Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Мартта Татарстан халкы ике тапкыр өчәр көн ял итәчәк — 7-9 мартта һәм 20-22 мартта. Бу айда Халыкара хатын-кызлар көне һәм Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк (бәйрәм итүнең ахыргы датасы Татарстан Рәисе указы белән билгеләнә, ләкин ТР мөселманнары Диния нәзарәте календаре буенча, Ураза бәйрәмен республикада 20 мартта билгеләп үтәргә планлаштыралар). Май бәйрәмнәре 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр дәвам итәчәк.

Июньдә татарстанлылар 12 июньнән 14 июньгә кадәр ял итәчәк, бу Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле. Татарстан Республикасы көне булуга карамастан, августта ТР халкының озын ял көннәре булмаячак. 2026 елда бәйрәм ял көне якшәмбегә туры килә, әмма республика бәйрәмнәре вакытында өстәмә ял көне, әгәр ул шимбә яки якшәмбегә туры килсә, күчерелми.

Ноябрьдә озын ял көннәре ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә 6 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук ел дәвамында Татарстанда яшәүчеләрнең атна уртасында ике ял көне булачак — 27 май (Корбан бәйрәме, ТР Рәисе указы белән билгеләнәчәк) һәм 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев