Татарстанда махсус хәрби операция ветераннарының 74%ы хезмәттән соң эшкә урнашкан
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү өчен республикада эш урыннарын квота бирү турындагы закон гамәлдә
Татарстанда хезмәтне тәмамлаган махсус хәрби операция ветераннарының мәшгульлек дәрәҗәсе 74% тәшкил итә. Күпләр элеккеге эш урыннарына кайталар яки яңа эш табалар. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова төбәкнең идарә үзәгендә туры эфирда хәбәр итте.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү өчен республикада эш урыннарын квота бирү турындагы закон гамәлдә. 200дән артык хезмәткәре булган предприятиеләрдә эш урыннарының бер проценты махсус операциядә катнашучылар өчен бүлеп бирелергә тиеш. Таләпләрне үтәмәгән өчен административ штрафлар каралган.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев