Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

“Үземнең мөмкинлекләремне белдем”, ди Ләйсән (+фото)

Балтачта узган "Автоледи-2019" бәйгесе турында язган идек инде. Биредә Яңгул авылыннан Ләйсән Хаҗиева да катнашты.

Тормыш иптәшең янәшәсендә утырып йөрүе рәхәт һәм куркынычсыз  булса да, замана хатын-кызларны да руль артына  утырырга мәҗбүр итә шул. Яңгул авылыннан Ләйсән Хаҗиева да шундыйлардан.

–"Автоледи" ярышында беренче тапкыр катнашам. Миңа ошады. Үземнең мөмкинлекләремне белдем, –  ди Ләйсән Хаҗиева. – Минемчә, мондый бәйгеләр кирәк. Дөрес, аларда кеше күбрәк катнашса, кызыграк. Ярыш алдыннан картодромда күнегүләр үтү өчен мөмкинлек тудырылса, яхшы булыр иде.

Ләйсән ярышлар буласын белмәгән, эшләре буенча Балтачка килгән җиреннән үзен сынап карыйсы иткән. Аның нәтиҗәләре беренче очрак өчен начар түгел. Үзе әйткәнчә, үзен сынап карар өчен менә дигән мөмкинлек булган. Ләйсән 2012 елның мартыннан бирле руль артында икән. Җиде ел дәвамында “Нива”сыннан аерылмаган.

–Хатын-кыз өчен авыррак машина түгелме? Гүзәл затларны ничектер үзләре кебек нәфис машиналарда күрергә күнеккәнбез? – дип кызыксынам.

– Биек булгач, авыл урамнары өчен бик уңайлы. Бер авырлыгын сизмим, ди әңгәмәдәшем.

– Ләйсән җиде ел аз вакыт түгел, шушы вакыт эчендә кагыйдә бозулар, штраф килүләр булдымы?

­– Бер тапкыр кагыйдә боздым. Анысы да шул ашыгу аркасында, тизлекне арттырдым. Шул очрактан бирле, үземә ялгышырга ирек бирмим. Ашыгулар ялгышуга илтә дигәнне онытмасак иде. Безне өйдә көткәннәрен онытмыйк. Без беренче чиратта әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев