Балтач районы ветеринария берләшмәсендә өлкәннәргә хөрмәт белән карыйлар
Көн темасы

Балтач районы ветеринария берләшмәсендә өлкәннәргә хөрмәт белән карыйлар

Район ветеринария берләшмәсе үз өлкәннәрен игътибарсыз калдырмады.

Бәйрәм көннәрендә район ветеринария берләшмәсе коллективы үз өлкәннәрен мул табыннар артына җыеп кунак итте.

Үзе дә ике дистә елдан артык шушы өлкәдә хезмәт куйган, хәзерге вакытта  «Борнак» җәмгыяте җитәкчесе булып эшләүче Рәфкать Нәҗиповның матди ярдәме, берләшмәнең зур тырышлыгы белән өлкән буын вәкилләре өчен бик матур бәйрәм оештырылган иде.

Бу — өлкәннәргә күрсәтелгән олы хөрмәт билгесе генә түгел, ә аларның күпьеллык хезмәтенә рәхмәт сүзе дә. 

 


Нет комментариев