Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кызлар пансионатын өлгертү өчен сезнең ярдәм кирәк

Әссәләмү-галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ, хөрмәтле райондашлар, якташлар, дин кардәшләр!

Түнтәр авылында кызлар пансионаты төзелеше башланды. Пансионат төзелеше республикакүләм зур әһәмияткә ия, биредә киләчәктә районыбыздан гына түгел, ә республиканың төрле районнарыннан укырга теләк белдергән яшь кыз балалар өчен ислам дине нигезләре өйрәтеләчәк.

Тамырлары Түнтәр җиренә тоташкан, районда, республикада игелекле хәйрия эшләре белән танылган меценат Шамил Зарифов, авылда туып үскән алдынгы карашлы "Елмай" сөт-май комбинаты җитәкчесе Рәис Шәйхетдинов башлангыч чыгымнарны үз өсләренә алдылар. Төзелешкә район җитәкчелеге, дин әһелләре фатихаларын бирде.

Кызлар пансионаты - саваплы гамәлләрне үз эченә алган төзелеш. Игелекле эшне ахырына кадәр җиткерү, пансионатны тиз арада өлгертү өчен Сезнең дә ярдәм кирәк. Төзелештә үз өлешләрен кертергә теләгән хәйриячеләрдән ярдәм Казан шәһәренең Сөләйман мәчете, "Ярдәм" фонды аша кабул ителә.

Тормыш-яшәештә матди байлыклардан бигрәк, рухи кыйммәтләр - саулык-сәламәтлегебез, хәерле гомерләр, тынычлык һәм кайгыртучанлык, үзара аңлашып, милләтара дуслыкны саклап яшәү кебек сыйфатлар да өстенлекле. Бердәм булыйк! Изге эш, ниятләребез чынга ашсын.

Хәйрия эшендә катнашырга теләге булган райондашлар өчен фондның QR-кодын тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев