Көн темасы

Министрлыктан хат

Балтач район кулланучылар җәмгыяте коллективы (рәисе Хәйретдин Гаяз улы Шәйхетдинов) исеменә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов имзасы салынган хат килеп төште.

Анда агропромышленность комплексының актуаль программаларын тормышка ашыруда, республикабыз халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә коллективның актив катнашуы ассызыклана һәм шәһәр халкына районда җитештерелгән продукцияләрне сату буенча ярминкәләр оештырудагы эшчәнлеге өчен коллективка министрлык исеменнән чын күңелдән рәхмәт белдерелә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев