Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Норма мәктәбенең театр коллективы «Сәйяр» фестивалендә беренче урынга лаек булды

Театр коллективларына Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды

15 нче май көнне Казан шәһәренен «Әкият» балалар үзәгендә «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә җинүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Быел фестиваль мәктәп, район, зона һәм республика турларын үз эченә алып, 2025 нче елныӊ январеннән май аена кадәр дәвам итте.

Тантаналы чарада Балтач районы мәгариф оешмалары коллективлары да бүләкләнде.

Норма урта гомуми белем мәктәбенең театр коллективы беренче урынга лаек булды. Җитәкчесе: Хафизова Рушания Фарух кызы.

Чепья балалар бакчасының театр коллективы –  икенче, Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбенең театр коллективы өченче урын яулады. Җитәкчеләре: Журавлева Марина Николаевна, Кузнецова Ирина Николаевна, Игнатьева Людмила Ивановна.

«Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы» театр коллективы фестивальнең лауреаты буларак бүләкләнде. Җитәкчеләре: Хәбибрахманова Зилә Мөхәммәт кызы, Сәгъдиева Гөлүсә Камил кызы, Җәләева Әнисә Камил кызы.

Театр коллективларына Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә дә иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев