Бу зур уңыш — авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы хезмәткәрләребезнең тырышлыгы һәм осталыгы нәтиҗәсе
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Агроволга 2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында уздырылган сөт юнәлешендәге токымлы терлекләрнең Бөтенроссия конкурсы узды.
Конкурста Тимирязев исемендәге хуҗалыкның«Йолдыз» кушаматлы сыеры чемпион булып танылды!
Сыерны конкурска әзерләгән хуҗалык белгечләре — баш зоотехник Ленар Фәргать улы Мөхәммәтҗәнов һәм баш ветеринар табиб Булат Фоат улы Габделхаковның профессионализмы һәм тырышлыгы бу уңышка зур өлеш керткән.Чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да хезмәтегез нәтиҗәле, уңышлы һәм данлы булсын!
Нет комментариев