Ор авылында яшәүче ХӘЛИЛ ӘГЪЛӘМ улы ХАҖИЕВның 15 гыйнварда 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Тормышта яшәү ямен, тәмен белеп, күңел җылыңны сүндермичә, кадер-хөрмәттә, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын тоеп, хәерле, мәгънәле тигез тормыш кичерүеңне телибез.
Сәламәт бул, әти, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Армый атла гомер үренә.
Шатлык-куанычлар юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен дә
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, кода-кодагыең.
Фото: http://www.cvetmag.ru/bouquets/item/1067-bouquet67.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев