Көшкәтбаш авылында яшәүче җизнәбез ТАҺИР ГАФИЯТУЛЛА улы СИБӘГӘТУЛЛИНның 2 октябрьдә гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.
Җизнәбез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, апабыз белән тигезлектә бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы җиле ишек какмасын.
Ходай сине якыннарың өчен
Куз карасы кебек сакласын.
Изге теләкләр белән әби-бабаең, балалар исеменнән сеңлең Гелназ.
Фото: http://strela-las.mirtesen.ru/blog/43890207732/KRASIVYIE-BUKETYI...?page=2
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев