Дөньядагы барлык назны күңеленә сыйдырган, хәзер дә җан жылысы, белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле кешебез ФӘЙРҮЗӘ ХӘНИФ кызы ЗӘКИЕВАны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.
Никадәр күркәм сыйфатларны үзенә җыйган: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, олы йөрәкле, сабыр холыклы безнең кадерлебез. Шулар белән бергә нечкә күңелле, балаларының, якыннарының шатлык-борчуларын үз йөрәге аша үткәрүче, дөнья матурлыгына соклана белүче иң якын кешебез ул безнең. Кадерлебез, сиңа тормышта иң зур байлык - сәламәтлек, тигез гаилә тормышы, чиксез бәхетләр, озын гомер телибез. Без, якыннарың янәшәсендә бүгенгедәй яшь, чибәр булып, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшә дә яшә әле.
Тормыш иптәшең Вакыйф, кызларың-кияүләрең Айгөл-Азат, Айсылу-Илдар, улың Алмаз, оныкларың Камилә, Әсхәт, Әхмәт, Мәликә һәм Әмирә.
Фото: http://stobuketov.ru/product_51.html
Нет комментариев