Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез ФАГЫЙЛӘ МИННЕХАН кызы ХӘЙРУЛЛИНАның олы бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

Бар табигать ямьгә төренгән мизгелдә безнең кадерле әниебез ФАГЫЙЛӘ МИННЕХАН кызы ХӘЙРУЛЛИНАның олы бәйрәме - 70 яшьлек юбилее!

Кадерле, сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, уңышларыбызга сөенеп, озак яшәргә насыйп булсын.
Әнкәебез, күз нурыбыз! Бүген сиңа 70 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битендәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк,
туган йортыбызның яме булып яшәргә язсын. Бүген бу тормышта үз урыныбызны табып, матур гаиләләр корып яшибез икән, бу - синең көчең.
Син - көчле рухлы, тырыш, эшчән, туры сүзле булдың. Тормыш юлыңда нинди генә каршылыклар очраса да, сынмадың, сыгылмадың. Безне дә язмышның аяусыз җилләренә бирешмичә, авырлыклар алдында югалып калмыйча, туры юлдан атларга, эш сөяргә, гадел булырга өйрәттең. Инде үсеп, үз тормышыбызны корып, әти-әни булгач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Без тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арыныр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен синең яныңа җыелабыз. Син - безнең тормыш маягыбыз, яшәргә көч бирүче, дөрес юл күрсәтүче якты йолдызыбыз.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың исеменнән кызың Ландыш.
Фото: http://styleinter.net/podarite-lyubimym-buketik-cvetov/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250