Нөнәгәр авылында яшәүче кадерле әтиебез, яраткан бабабыз ГАФИФУЛЛА ГАФИУЛЛА улы ГАФИУЛЛИНга 3 гыйнварда 70 яшь тулды, 8 гыйнварда әниебез ФИРДӘҮСӘнең дә туган көне иде.
Кадерлеләребез! Сезне күркәм бәйрәмнәрегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, балаларыгыз, оныкларыгыз янәшәсендә борчу-мәшәкатьсез тыныч көннәр телибез. Үзебез күптән әти-әни булсак та, без әле һаман да сезнең төпле киңәшләрегезне, ярдәмегезне тоеп яшибез. Киләчәктә дә килешеп, бергә-бергә яшәргә язсын.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз-кияүләрегез, улыгыз-киленегез, оныкларыгыз.
Фото: http://www.101-po3a.ru/katalog/ekzotika
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев