Алан авылында яшәүче газиз әниебез ИЛҺАМИЯ ГАФУРҖАН кызы МОТЫЙГУЛЛИНАның гомер бәйрәме.
Кадерле әниебез, сине 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, иман байлыгы, күңел тынычлыгы теләп калабыз.
Җир йөзендә чиксез күп йолдызлар,
Иң яктысы фәкать син генә.
Җир йөзендә күпме кеше яши,
Иң кадерле безгә син генә.
Гөрләп яшә, картаюны белмә,
Куанычта үтсен һәр көнең.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Йөзләреңдә булган шатлык нуры
Балкып торсын, бер дә сүнмәсен.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияүләрең, оныкларың.
Фото: http://www.flowersstreet.ru/catalog/bukety/krasno-belyj
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев