Сәрдек авылында яш әүче АЛСУ ХАННАН кызы ТӘБРИСОВАның 18 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың - уртак була,
Кайгаларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-келәч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хермәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сине яратып, хөрмәт итеп, туганнарың, кода-кодагыйларың исеменнән тормыш иптәшең Альфрид, улың һәм кызың гаиләсе.
Фото: http://www.obradoval.ru/product/buket_s_sireniy_london/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев